ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Германия проектларына бизнесны җәлеп итү кирәк

24 июнь 2019, 19:06

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Германия проектларына бизнесны җәлеп итү кирәк Татарстан Республикасы Президенты һәм Тюрингия Премьер-министры хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашу вакытында Татарстан һәм Германия арасында хезмәттәшлек процессына кече һәм урта бизнесны җәлеп итү кирәклеге турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан белән Германия арасында товар әйләнеше даими үсештә һәм 1,8 млрд доллардан артып китә.

Визит делегации Республики Татарстан в Германию

«Бу процессларда нигездә эре компанияләр катнаша. Безнең бурыч - кече һәм урта бизнесны максималь рәвештә җәлеп итү. Татарстан һәм Тюрингия кече һәм урта эшкуарлык катнашындагы проектлар мисалында безнең базарлар ачык булуын күрсәтәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул моның өчен үзара сәфәрләрне ешрак оештырырга һәм беренче этапта бизнес вәкилләрендә барлыкка килә торган мәсьәләләрне игътибар белән карарга кирәклеген әйтте.

Визит делегации Республики Татарстан в Германию

Тюрингия Премьер-министры Татарстан Республикасы Президентын хуплады һәм җитештерүне цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте.

Очрашудан соң яклар «Татарстан — Тюрингия» эшлекле форумында катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10