ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Билингваль укыту программасы өчен белгечләр әзерләүгә дәүләт заказы арткан

24 июнь 2019, 16:59 , Фото: Александр Эшкинин

Билингваль укыту программасы өчен белгечләр әзерләүгә дәүләт заказы арткан КФУда ике телдә белем бирү программасына дәүләт заказы буенча кабул ителгән барлык студентлар 15 мең стипендия ала.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов киләсе уку елына ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләүгә дәүләт заказы артуын әйтте. Бу хакта ул институтның кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

2018 елдан башлап КФУга республика тарафыннан ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләү өчен заказ бирелә. Былтыр әлеге заказ буенча 125 абитуриент кабул ителгән. “Быел заказның күләме артты. Читтән торып уку бүлегенә былтыргы кебек 50, көндезге уку бүлегенә 100 бала кабул итәбез”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Аның әйтүенчә, Россиядә әлеге проектның аналогы юк. Дәүләт заказы буенча укырга кергән студентларны укыту чыгымнарын дәүләт каплый, аларга 15 мең күләмендә стипендия түләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10