ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районындагы авариядә хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булган

24 июнь 2019, 14:17 , Фото: соцсети

Лаеш районындагы авариядә хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булган Авария Каип авылыннан ерак түгел җирдә, Казан-Оренбург трассасында булган.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Казан-Оренбург трассасында юл читенә очып төшкән машинада хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

“Авария Каип авылыннан ерак түгел җирдә, трассаның 34нче чакрымында булган. “Тойота” рулендәге 25 яшьлек кыз куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм юл уңае хәрәкәте юнәлешендә юл читенә очып төшә. Машина әйләнә. Авария нәтиҗәсендә, яшь кыз урында вафат була, ул иминлек каешларын эләктермәгән булган. Шулай ук алган яралардан 5 айлык бала да вафат булган. Ул автолюлькада яткан”, - диделәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шаһитләр сөйләвенчә, авария нәтиҗәсендә, бала яткан автолюлька машинадан очып чыккан. Ул каеш белән эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10