ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр фильмын төшерүдә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте

24 июнь 2019, 11:56 , Фото: Рамиль Гали/архив

Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр фильмын төшерүдә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте Җәлилчеләр турында кинопроектның эшче исеме - «77 адым».

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист, кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр турында нәфис фильм төшерү өчен акча җыю максатыннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Фильм язмышына бәйле планнарын ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән дә уртаклашты.

Режиссерның мөрәҗәгатендә: «Без бергәләп халык киносы төшерә алабыз. Һәр катнашучының исеме титрларда күрсәтеләчәк, ә интернет-мәйданчыгында акчаларның кайда тотылуы хакында отчет урнаштырылып барачак», - дип язылган.

«Минем Казанга кайтып Муса Җәлил турында кино төшерү проекты белән йөри башлавыма бер ел булды. Мин мәгълүматны Германиядә 10 ел тупладым. Сценарийны ике ел яздым. Фильм дүрт илдә – Франция, Россия, Польша, Германиядә төшереләчәк. Кино проекты 400 млн сум тора. Зур тарихи кино өчен бу кечкенә сумма. Хәзерге вакытта сметага экспертиза үткәрелә», - диде Нәсүр Юрушбаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Нәсүр Юрушбаев краудфинанслауга зур өметләр баглавы турында әйтә. «Халык белән сөйләшергә кирәк. Халыктан да зур көч юк. Түрәләр киләләр дә китәләр, халык мәңгелек. Традицияләр, риваятьләр, җырларыбыз мәңгелек. Әйдәгез, шушы киноны төшереп, бөтен дөньяга без булдырабыз икәнен күрсәтик!» - ди ул.

  • Нәсүр Юрушбаев тумышы белән Пермь якларыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Гомеренең күп елларын Германиядә яшәгән. Нәфис һәм документаль фильмнар авторы. Соңгы эшләренең берсе - «Нигез йорт» кыска метражлы нәфис фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты. Җәлилчеләр турында кинопроектның эшче исеме - «77 адым»

Нәсүр Юрушбаевның проектын халык шагыйре Разил Вәлиев тә югары бәяләде. Ул татар халкына мондый фильмнарның кирәклеген әйтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10