ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәренә килде

24 июнь 2019, 11:19 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәренә килде Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Тюрингия» эшлекле форумында катнашачак һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашачак.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар шәһәренә (Тюрингия федераль җире, Германия) эш сәфәренә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Тюрингия» эшлекле форумында катнашачак һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашачак. Хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, үзара товар китереп торулар күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру, ИТ, машина төзелеше, гуманитар өлкәләрдә багланышларны ныгыту турында фикер алышырга ниятләнә.

Тагын Татарстан Президенты Баухауз университетына барачак, анда төзелештә ясалма акыл мөмкинлеклекләрен гамәлгә кертү проекты белән танышырга һәм уку йортының лабораториясен карап чыгарга җыена.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Эрфурт мәгариф үзәгендә һәм Балалар медиаүзәгендә булырга планлаштыра. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10