ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында чираттан тыш сессиядә катнашачак

24 июнь 2019, 10:45 , Фото: Рамиль Гали/архив

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында чираттан тыш сессиядә катнашачак Депутатларга район башлыгына яңа кандидатура тәкъдим ителер дип көтелә.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Бүген, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы советы депутатларының чираттан тыш утырышында катнашачак. Сессиядә район башлыгы вазифасына яңа кандидатура исеме аталачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районы советы утырышында катнашуны планлаштыра”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

6 июньдә Әлмәт районы советы утырышында, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин депутатлар корпусының киләсе утырышында муниципаль берәмлекнең яңа җитәкчесен тәкъдим итү планлаштырылуын әйтте.

“Алга таба районны кем җитәкләячәге бар кешене дә борчыган сорау. Аңлавыгызча, бик җаваплы мәсьәлә, аны хәл итү билгеле бер регламентлы процедураларны һәм вакыт таләп итә. Шуңа күрә бүгенге утырышта район җитәкчесе мәсьәләсе әлегә каралмый. Тиешле кандидатура киләсе утырышта тәкъдим ителәчәк”, - диде Песошин.

  • Әлмәт районының элеккеге башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10