ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бөтенроссия авыл Сабан туенда хәмер сату тыелачак

24 июнь 2019, 10:02

Самара өлкәсе хакимияте карары нигезендә, әлеге тыю бер көн алдан, 28 июньдә гамәлгә керәчәк.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). 29 июньдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе була. Шул сәбәпле спиртлы эчемлекләр сату тыелачак. Бу хакта “Самара татарлары” сайты яза.

Самара өлкәсе хакимияте карары нигезендә, әлеге тыю бер көн алдан ук, 28 июньдә, 18:00-23:00 сәгатьләрдә гамәлдә булачак. 

Сабан туенда язгы кыр эшләре батырларын сәламләү һәм хөрмәтләү, ачылу тантанасы, концерт, ат чабышлары, спорт ярышлары, көрәш ярышы, халык уеннары, аттракционнар, милли ризыклардан авыз итү булачак, диелә бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10