ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан-Саратов яңа автобус маршруты Ульяновск аша уза

24 июнь 2019, 08:21

Маршрут Сызрань, Хвалынск, Балаково, Вольск шәһәрләре аша барачак.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). "Казан-2" автовокзалы июньдә Казан-Саратов даими автобус маршрутын ачты. Бу турыда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уңайлы автобуслар дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә 19:00 сәгатьтә китә.

Маршрут Ульяновск, Сызрань, Хвалынск, Балаково, Вольск шәһәрләре аша уза. Юл вакыты 11 сәгать тәшкил итә. Өлкәннәр өчен билет бәясе 1200 сум, балалар өчен 600 сум.

"Казан-2" автовокзалы Воровский урамы, 33 нче йорт, "Төньяк вокзал" метро станциясе адресы буенча урнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10