ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Удмуртиядәге иң борынгы татар авылы Палагайда 90 елдан соң мәчет ачылды

24 июнь 2019, 08:45 , Фото: Владимир Васильев/архив

Удмуртиядәге иң борынгы татар авылы Палагайда 90 елдан соң мәчет ачылды 1794 елда бу авылда мәчет булуы турында телгә алына, 1929 елда мәчет ябыла.

(Казан, 24июнь, "Татар-информ"). Удмуртиянең Юкамен районы Палагай авылында 90 елдан соң мәчет ачылды. Бу турыда Удмуртия татарларының "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Удмуртиядә иң борыңгы татар авылларының берсе Палагайга 1654 елда нигез салынган. 1794 елда инде авылда мәчет барлыгы турында телгә алына. 1918 елга кадәр Палагай авылы Глазов өязенең мөселман үзәге булып тора. 1929 елда мәчет ябыла, бина мәктәп кулланылышына тапшырыла. 1930 елда соңгы указлы мулла Лотфулла хәзрәт һәм аның хатыны Гасимә абыстай сөргенгә сөрелә. 1933 елда алар ачлыктан вафат була.

"1817 елда мәчет каршында башлангыч мөселман мәктәбе ачыла. 1829-1859 елларда Салих Йосыф улы Абашевның указлы мулла булып торуы билгеле. Әтисе һәм бабасы Якуб та авылда мулла булып торганнардыр дигән фикер бар. Алар данлыклы имамнар, укытучылар һәм мөәзиннәр булган Абашевлар нәселе башында торучылар”, — ди Удмуртия төньяк районнарының мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов.

Палагайда 2017 елда авыл үзәгендә мәчетнең беренче нигез ташы салына. Глазов шәһәре мәчете имамы Зөфәр хәзрәт Сабреков Палагай авылында да имам вазифасын үти. “Бу халык төзелеше булды. Татарлар гына түгел, удмуртлар да, руслар да көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Һәркемгә зур рәхмәт. Тик әле башкарыласы эшләр дә бик күп, ярдәм бик кирәк”, — диде Зөфәр хәзрәт.

“Авыл халкы үз көче белән мәчетне салды, бик зур эш башкарылды. Хәзер нәтиҗәсе кирәк. Ягъни, мәчеткә, дини дәресләргә йөрергә. Бу мәчеттән азан яңгырап торсын иде, мәчетнең нуры халык белән”, — диде Удмуртияның баш мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Мәчет ачылу тантанасына танылган Абашевлар нәселенең дәвамчысы Мөзәинә ханым да кайткан иде. “Безнең 7 буын бабайлар, әбиләр монда яшәп, динне күтәргәннәр, авыл­ны иманлы иткәннәр. Элек мәчеттә Лотфулла бабай шәкертләрне, Гасимә әби кызларны укыткан. Аларны сөргенгә кугач, авылда динне саклап калган аксакалларга рәхмәт!” — диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10