ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Бөтендөнья көрәш чемпионатының абсолют батыры билгеле булды

24 июнь 2019, 07:14 , Фото: Владимир Васильев

Бөтендөнья көрәш чемпионатының абсолют батыры билгеле булды Фирдүс Зәйнуллинга тәкә һәм милли киемнәр бүләк ителде.

(Миңгәр, 24 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Саба районы Миңгәр авылында узучы Сабантуйда көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе билгеле булды.

Йөз килограммнан артык авырлыктагы категориядә Россиядән Фирдүс Зәйнуллин җиңде. Көрәшченең көндәше Азәрбайҗанның спорт остасы Җамал Фәйзиев иде.

Абсолют батырга Сабантуй символы - тәкә, милли киемнәрдән түбәтәй һәм чапан бүләк иттеләр.

Мәйданда көрәшнең баш хөкемдары Азат Әхәтов булды.

Төп мәйданда ветераннар бил алышты, сәхнәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең җыр театры белән чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10