ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе бурычлар билгеләде

24 июнь 2019, 00:00 , Фото: apastovo.ru/

Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе бурычлар билгеләде Балаларны саклау, яклау, аңлау, аларны гел күз уңында тоту бурычы куелды.

(Апас, 24 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә комиссия әгъзалары, хокук саклау хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, класс җитәкчеләре, психологлар, гомумән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү эшенә өлеш кертүче районда яшәүчеләр катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин утырышны ачып җибәрде. Федераль Куркынычсызлык хезмәте вәкиле Марс Гафиятуллин балалар иминлеге, аларны сагалап торучы замана куркынычлары, интернет дөньясының яшь буынга ни дәрәҗәдә тәэсир итүе хакында сөйләде. Балаларны саклау, яклау, аңлау, аларны гел күз уңында тоту бурычы куелды


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10