ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Сабан туенда зәйлеләрнең керәшен милли ихатасы тәкъдим ителде

23 июнь 2019, 23:00 , Фото: Гөлнара Феофанова

Казан Сабан туенда зәйлеләрнең керәшен милли ихатасы тәкъдим ителде Зәй районы анда керәшен милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте.

(Зәй, 23 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Бүген республикабыз башкаласы Казанда Сабантуйда зәйлеләрнең керәшен милли ихатасына Төрекмәнстан мәдәният министры соклануын әйтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә төрле районнар милли ихаталар корып, республикабызда яшәүче күпмилләтле халыкның көнкүрешен чагылдырган тирмәләрдә бәйрәмгә үзенчәлек өсти быел.

Зәй районы анда керәшен милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация Төрекмәнстаннан килгән кунакларны, керәшен милли ихатасында дәртле җыр-биюләр, йола-бәйрэмнәрне күрсәтеп каршы алды.

"Зәй-информ" иҗат төркеме - Гөлнара Феофанова, Денис Ипатовка биргән әңгәмәсендә Төрекмәнстан мәдәният министры Атагельды Шамурадов зәйлеләрнең иҗади осталыгын югары бәяләде, алга таба мәдәни багланышта яшәргә чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10