ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явачагы турында кисәтә

23 июнь 2019, 16:09

Яшен вакытында республикада көчле җил көтелә.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшенле яңгыр вакытында җил секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк.

Моннан тыш, Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10