ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендәге Сабан туе бәйрәмен ачып җибәрде

23 июнь 2019, 14:09 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендәге Сабан туе бәйрәмен ачып җибәрде Казан шәһәре Тынычлык бистәсендә Сабан туе бәйрәме бара.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә Сабан туе бәйрәме уза. Бәйрәмнең төп кунагы - Төрекмәнстан республикасының Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов.

Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. "Хөрмәтле Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары, сезне ихлас күңелдән иң күркәм бәйрәм - Сабантуй белән котлыйм. Сабан туе бәйрәме халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыл булуын, игенче хезмәтенә хөрмәтен чагылдыра", - диде ул.

Татарстан Президенты бәйрәмдә мәртәбәле кунак - Төрекмәнстан Президентының катнашуын да искәртте. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан һәм Россия мөнәсәбәтләре турында әйтеп узды. Аның фикеренчә, ике ил арасында мөнәсәбәт стратегик партнерлык нигезендә төзелә. «Безне күпьеллык хезмәттәшлек, мәдәни традицияләр, югары дәрәҗәдәге ышаныч һәм үзара аңлашу бәйли", - диде Татарстан Президенты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10