ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда хәрби комиссариат янында сугышуда армиягә чакырылучылар булмаган

23 июнь 2019, 14:14

Низаг вакытында хәрби комиссариат бинасында булган барлык призывниклар да хезмәт урыннарына юл тоткан булган инде.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда хәрби комиссариат янында сугышуда катнашучылар арасында армиягә чакырылучы бер генә егет тә булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«20 июнь көнне Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Комсомол районы хәрби комиссариатында булган сугышта хезмәткә чакырылучы бер генә егет тә катнашмаган», - дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, низаг вакытында хәрби комиссариат бинасында булган барлык ун егет тә хезмәт урыннарына киткән булган.

«Татар-информ» элек, егетләр күпләп сугышудан соң Чаллы прокуратурасы тикшерү үткәрүен хәбәр иткән иде.

Шулай ук агентлык Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, урынга килгән полицейскийлар низагларны тикшерү өчен яшьләрне полиция бүлегенә озаткан. Хәзерге вакытта барлык катнашучылар да ачыкланган. Зыян күргән ике кешегә медицина ярдәме кирәк булган.

Соңрак Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты да район хәрби комиссариаты бинасы каршында хәрби хезмәткә чакырылучылар сугышуы турындагы мәгълүматны кире какты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10