ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бохарада Сабантуй-2019 татар-башкорт бәйрәме узды

23 июнь 2019, 10:04 , Фото: prtuz.tatarstan.ru

Бохарада Сабантуй-2019 татар-башкорт бәйрәме узды Бәйрәм «Үзбәкстан – безнең уртак йортыбыз» дигән девиз белән узды, шулай ук Үзбәкстан бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган иде.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 16 июнь көнне Бохарада татар-башкорт халык бәйрәме – Сабан туе узды. Бәйрәм «Үзбәкстан – безнең уртак йортыбыз» дигән девиз белән узды, шулай ук Үзбәкстан бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган иде. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Семург» спорт комплексы каршындагы мәйданда «Сабантуй-2019» бәйрәменә меңгә якын кеше җыелды. Кунакларны һәм катнашучыларны күңелле халык көйләре яңгырап торганда татар милли ризыгы - чәк-чәк белән каршы алдылар.

Бәйрәм ачылышында җирле хакимият органнары вәкилләре катнашты. Бохара өлкәсе хокимияте аппараты җитәкчесе Ботыр Норбоев җәмгыятьтә милләтара дуслыкны саклау эшендә халык бәйрәмнәрен бәйрәм итүнең мөһимлеген һәм әһәмиятен әйтте.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бәйрәмне оештыручыларга һәм катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Ул шулай ук Үзбәкстан җитәкчелеге һәм Бохара өлкәсе җирле хакимият органнары тарафыннан милли җәмгыятьләргә һәм мәдәни үзәкләргә илдә яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны һәм тынычлыкны ныгытуда ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Аннан соң Сабантуй бәйрәм концерты белән дәвам итте, анда Рузилә Хәертдинова, Марат Галимов һәм Клара Тангриева чыгыш ясадылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10