ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә яшүсмерләр шәһәрне яшелләндерүдә катнаша

23 июнь 2019, 08:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zyd-14-yashsmer-shrne-yashellnderd-katnasha

Зәйдә яшүсмерләр шәһәрне яшелләндерүдә катнаша Көнгә ике сәгать шәһәр урамнарын, ял паркларын тәртипләүдә катнашкан балалар 3600 сум хезмәт хакы алачак.

(Зәй, 23 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Җәйге чорда Зәй районында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өч юнәлештә оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шуның бер юнәлеше - шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерүдә катнашу төркеме. 14 кешедән торган яшелләндерү отрядында шәһәрнең өлкәнрәк сыйныф укучылары һәм политехник көллият студентлары эшли.

Көнгә ике сәгать шәһәр урамнарын, ял паркларын тәртипләүдә катнашкан балалар 3600 сум хезмәт хакы алачак. Яшүсмерләрне эшле итү - күпмедер дәрәҗәдә акча эшләү мөмкинлеге бирү һәм хезмәт тәрбиясе аша хокук бозуларга тартылуга урын калдырмау ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10