ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәледә террорчылыкны кисәтү чаралары турында лекция укыдылар

23 июнь 2019, 05:00 , Фото: chuprale-online.ru/news/kөn-vakyiygasyi/chprled-adresly-tematik-profilaktik-eshne-oeshtyruny-kamillshter-buencha-stm-charalar-turynda-fiker-alyshtylar

Чүпрәледә террорчылыкны кисәтү чаралары турында лекция укыдылар Катнашучылар билгеләнгән тема буенча фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

(Чүпрәле, 23 июнь, "Татар-информ", "Туган як",  Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы кысаларында "Адреслы профилактик эшне оештыруны камилләштерү буенча өстәмә чаралар турында" лекция–уку үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкиле Марс Гафиатуллин, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге вәкиле, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты.

Әлеге лекцияне район белем бирү учреждениеләре директорлары, педагоглар, социаль, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре тыңлады.

Катнашучылар билгеләнгән тема буенча фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10