ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Истанбул мэры яңадан сайланачак

22 июнь 2019, 19:04

31 март көнне үткәрелгән сайлауда Җөмһүрият Халык Партиясе вәкиле Әкрам Имамоглу җыйган тавышлар гамәлдән чыгарылган иде.

(Истанбул, 22 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбул халкы иртәгә - якшәмбе көнне булачак җирле үзидарә сайлавына әзерләнә. Төркия дәүләтенең Югары Сайлау Корылышы (YSK) белдерүенчә, 10 миллион 560 мең 963 кешенең сайлауга катнашуы көтелә.

Билгеле булганча, Төркиядә җирле үзидарә сайлавы 31 март көнне үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәсендә Җөмһүрият Халык Партиясе вәкиле Әкрам Имамоглу, 4 163 188 тавыш (48,79%) белән көндәшләрен җиңеп чыгып, Истанбул мэры булу хокукын казанган иде. Әмма Төркия дәүләт җитәкчелеге, сайлау хәйлә белән казанылды диеп, Истанбул төбәге сайлавын гамәлдән чыгарды.

Истанбул мэры өчен көрәш, 31 март сайлавындагы кебек, сигез партия һәм 24 бәйсез кандидат арасында бара. Якшәмбе көн булачак сайлауда кандидатлар шул ук булып кала, диелә Югары Сайлау Корылышы хәбәрләрендә.

  • Элеккеге сайлауда Әкрам Имамоглуның төп көндәше – хакимияттәге Гаделлек һәм үсеш партиясе әгъзасы, элеккеге премьер-министр Бинали Йылдырым 24 836 тавыш аерма белән оттырган иде. Бүген ачыкланган “ORC” тикшеренү үзәге сораштыру нәтиҗәләренә караганда 23 июнь сайлавында ул, 49,8% тавыш җыеп, беренче булыр кебек күренә. Ә Әкрам Имамоглу 49,4% тавыш алыр дип фаразлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10