ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы булып кала

22 июнь 2019, 15:16 , Фото: Александр Эшкинин

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы булып кала Бөтендөнья татар яшьләре форумы советының чираттан тыш утырышында Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасы каралды.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар яшьләре форумының элеккеге рәисе Тәбрис Яруллин Форум советы әгъзасы булып кала. Ул шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы съездын оештыру эшендә дә катнашачак. Бүген Бөтендөнья татар яшьләренең чираттан тыш советы утырышында шулай хәл ителде.

Форум советы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен җыелды. Утырышта кунак буларак, ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Утырыш барышында Тәбрис Яруллин Форумның соңгы бер елдагы эшләренә хисап тотты, алдагы эшчәнлекнең беренчел чараларын искә төшерде. “Форум эшләре миңа гына бәйләнеп калмый, ул дәвам итәргә тиеш. Безнең эшебезнең беренче өлеше гражданлык позициябезне белдерү булса, икенче өлеше – яңа проектлар булдырып тору иде. Без һәрвакыт татар дөньясына яңалык биреп тордык, чөнки бу яшьләрнең миссиясе. Татар халкының заманча мәдәни продукт тудыра торган хәрәкәте бар”, - диде Тәбрис Яруллин.

Форум советы рәис урынына Ленария Мөслим кандидатурасын яклап тавыш бирде. Август аенда Бөтендөнья татар яшьләре форумының чираттан тыш съезды үткәреләчәк. Анда Форум рәисе яңадан сайланачак һәм совет әгъзалары тәкъдиме буенча устав янә каралачак.

“Совет алга таба да кыю фикерләр әйтергә тиеш - гражданлык позициябез төшеп калырга тиеш түгел. Рәис ул фикерен әйтә белгән кеше булырга тиеш. Тагын бер үтенеч – Ленариягә ярдәм итегез! Мин килеп йөрермен. Берничә бурыч йөкләсәгез, бик риза булырмын”, - диде Тәбрис Яруллин.

  • 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдергән иде. Аның җитәкчелегендә татар яшьләре форумы утызга якын проект эшләп барды, алар арасында "Мин татарча сөйләшәм", "Татар-дозор", "Тарихи бранч", "Печән базары", "Җәдид фест" һ.б.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10