ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанның өч районы күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны төгәлли

22 июнь 2019, 16:29

Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы турында сөйләде.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов республикада терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы һәм сөт тармагының торышы турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика ведомствосы башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 300 мең га күпьеллык үлән чабылган, бу мәйданның 65 процентын тәшкил итә. Шулай ук 130 мең тонна печән һәм 700 мең сенаж әзерләнгән.

«Бер үк вакытта Әтнә, Зәй һәм Тәтеш районнарында печәнне беренче кат чабуны төгәлләп киләләр, гәрчә алар республиканың өч климат зонасында булса да, үсемлекләрне вегетацияләү чоры да бер үк төрле түгел», - диде Марат Әхмәтов эшне оештыруны үрнәк итеп күрсәтеп.

Шул ук вакытта, шартлар охшаш булган берничә муниципаль район мәйданның яртысын да чаптырмады, диде министрлык башлыгы. Алар арасында Югары Ослан районы (тиешле күләмнең 77 проценты кала), Әгерҗе (75%), Әлмәт (70%), Минзәлә (66%), Менделеевск (63%) районнары бар.

Моннан тыш, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы оешмалары буенча бер сыердан 17 кг сөт савып алып, беренче тапкыр тәүлегенә 4 мең тонна сөт җитештерә башлаган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы моңа заманча технологияләр, тотрыклы сатып алу бәяләре (23 сум/кг) һәм аксым югары концентрацияле булган яшел азык җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм итә дип саный.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10