ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омск Сабан туенда иң тәмле чәкчәк пешерүчене ачыклаячаклар

22 июнь 2019, 15:34 , Фото: архив

Омск Сабан туенда иң тәмле чәкчәк пешерүчене ачыклаячаклар Катнашучылардан гаризалар 11 июльгә кадәр кабул ителә.
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Омск Сабан туенда иң тәмле чәкчәкне ачыклаячаклар. Омск өлкәсе татарларының "Мәдәният" милли-мәдәни автономиясе шул хакта хәбәр итә. 
 
Билгеле булганча, һава шартлары начар булу сәбәпле, Омск Сабан туе 15 июньнән 13 июльгә күчерелгән иде. 
 
Милли бәйрәмдә традицион бәйгеләрдән тыш, иң тәмле чәкчәк пешерүчене дә ачыклаячаклар. 

Конкурста катнашу өчен татар халкының милли баллы ризыгын бәйрәмгә пешереп килергә, Сабан туенда исә тәкъдим итәргә кирәк була. Катнашучылардан гаризалар 11 июльгә кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10