ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Санкт-Петербургта узачак конференциядә конфессияара диалог хакында сөйләшәчәкләр

22 июнь 2019, 15:45

Чара Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-көнбатыш төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 25 ел тулуга багышлана.
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). 26 июнь көнне Санкт-Петербург каласында узачак халыкара конференциядә конфессияара диалог хакында сөйләшәчәкләр. Бу хакта Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
"Санкт-Петербург дини дөньясы" халыкара конференциясе Җаффар хәзрәт Пончаев исемендәге Мемориал мәчетенә 10 ел һәм Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-көнбатыш төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 25 ел тулуга багышлана. 
 
Конференциядә катнашу өчен алдан теркәлү сорала, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10