ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ибраһим Сәлаховның “Кара Колыма” китабы казах телендә чыккан

22 июнь 2019, 12:39

Китап Ибраһим Сәлаховның дусты һәм хезмәттәше Тулеген Кажибаев ярдәме белән китап казах телендә нәшер ителгән.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Ибраһим Сәлаховның “Кара Колыма” дигән китабы дөнья күргән. Бу турыда Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Танылган язучы, Ибраһим Сәлаховның дусты һәм хезмәттәше Тулеген Кажибаев ярдәме белән китап казах телендә нәшер ителгән.

Татар һәм башкортларның Акмулла өлкә берләшмәсе рәисе Рафаил Сулькарнаев Казахстан Республикасы һәм Акмулла өлкәсе татар һәм башкортлары исеменнән тәрҗемә авторы Тулеген Кажибаевка һәм бу эштә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт белдерә. Китап презентациясен агымдагы елда үткәрү планлаштырыла.

  • Ибраһим Низим улы Сәлахов (1911-98 еллар) Күкчәтау шәһәрендә туган, Казахстан педагогика техникумын тәмамлаган, Казан педагогика институтының әдәбият факультетында укыган. СССР Язучылар берлеге әгъзасы, 1990 елда “Колыма хикәяләре” китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган.
  • 1991 елда Ибраһим Сәлахов Күкчәтау шәһәренең Мактаулы гражданины дип игълан ителгән, Казахстан Республикасы Президенты “Парасат” орденын тапшырган.
  • 1992 елда И. Сәлаховка “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10