ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда мотоциклчының хатын-кызны бәрдергәнен видеога төшергәннәр

22 июнь 2019, 11:05 , Фото: соцсети

Чаллыда мотоциклчының хатын-кызны бәрдергәнен видеога төшергәннәр Кичә кич Әбсәләмов урамында байкер 45 яшьлек хатын-кызны таптаткан.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда байкер хатын-кызны таптап үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 17.20 сәгатьтә Әбсәләмов урамындагы йортларның берсе каршында «Сузуки» мотоциклы белән идарә иткән 45 яшьлек ир-ат юлда йөрү кагыйдәрен бозу аркасында хатын-кызны таптаткан. Мотоциклчы,  уң як полосада туктаган автомобиль каршында көйләнми торган җәяүлеләр юлында кеше булу-булмавын карамаган, хәрәкәт итүен дәвам иткән», – дип ачыклык кертте ведомство матбугат хезмәте.

Һәлакәт аркасында хатын-кыз алган имгәнүләрдән урында ук үлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10