ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2020 елда Казан тарихи шәһәрләр лигасының Бөтендөнья конференциясен кабул итәчәк

22 июнь 2019, 10:46 , Фото: Рамиль Гали/архив

2020 елда Казан тарихи шәһәрләр лигасының Бөтендөнья конференциясен кабул итәчәк Конференцияне үткәрү урыны турында карар лиганың Татарстан башкаласында узган Директорлар советы утырышында кабул ителде.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 2020 елның 18-20 июнендә Казанда тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясе узачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу карарны кичә Казанда узган утырышта халыкара оешманың Директорлар советы кабул итте. Моннан тыш, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр Татарстан Республикасы башкаласы бу чараны үткәрү хокукын 2018 елның 7-9 сентябрьдә Төркия Бурсасында узган XVI Бөтендөнья конференциясендә яулаган иде.

Тарихи шәһәрләр лигасының Бөтендөнья конференциясе Россия территориясендә беренче тапкыр оештырылачак. Чарада катнашучылар милли-мәдәни мирас турында милли-мәдәни һәм җирле тәңгәллекнең нигезе буларак фикер алышачак.

Моннан тыш, чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак. 200гә якын катнашучы арасында шәһәр җитәкчеләре генә түгел, ә лига әгъзалары - муниципалитетлардан мирас һәм халык традицияләрен саклау өлкәсендә экспертлар да тәкъдим ителәчәк.

Казан мэрының беренче урынбасары Евгения Лодвигова лиганың Директорлар советы әгъзаларын конференция югары дәрәҗәдә узачак дип ышандырды. "Без тәкъдим ителгән теманың Директорлар советының барлык катнашучылары тарафыннан кабул ителүенә бик шат", - дип өстәде ул.

Казан вәкилленнән тыш, киңәшмәдә Япониянең Киото, Австриянең Бад-Ишль, Иранның Шираз, Көньяк Кореянең Кенжду, Кытайның Сиань һәм Төркиянең Конья шәһәрләреннән делегатлар катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10