ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яшен турында кисәтә

21 июнь 2019, 16:25

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 22 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атна ахырына кадәр Татарстанда эссе һава саклана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров мәгълүматларына караганда, 25 һәм 26 июньдә республикада эсселек кимиячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10