ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Гидрометеорология үзәге: 25-26 июньдә Татарстанда эсселек сүреләчәк

21 июнь 2019, 14:39 , Фото: архив/Николай Александров

Гидрометеорология үзәге: 25-26 июньдә Татарстанда эсселек сүреләчәк Алдагы өч тәүлектә республикада урман янгыннарының югары куркынычы саклана.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ, Надежда Гордеева). 25-26 июньдә Татарстанда эсселек кимер дип фаразлана. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әйтте.

“Беренчел фаразлар буенча 25-26 июньдә эсселек кимер дип көтелә, һава температурасы 19-24 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, 22 июньдә республикада төнлә явым-төшемсез булачак, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Яшен булуы ихтимал.

“Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 13-18 градус җылы, көндез – 26-31 градус җылы булачак, - диде Захаров. – 23 июньдә төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз явуы да ихтимал. Җил секундына 17-22 метр тизлектә исәчәк. Төнлә – 16-21 градус, көндез 28-33 градус булачак. Бу эссенең иң югары ноктасы”.

Ул 24 июньдә кайбер җирләрдә кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак диде. Җил тизлеге секундына 17-22 метр булачак. Төнлә 15-20, көндез 14-29 градус җылы булачак.

“Алдагы өч тәүлектә бөтен районнарда да диярлек, урман янгыннарының дүртенче класска кадәр югары куркынычы саклана, - диде докладчы. – Россия Гидрометеорология үзәгенең беренчел фаразлары буенча, июньнең өченче декадасында температура режимы уртача айлык нормадан бер градуска түбән булачак. Ай ахырында циклонның көньяк-көнбатыштан чыгуы аркасында шактый гына явым-төшем булырга мөмкин. Һәм шуннан соң югары янгын куркынычы бетәчәк”.

  • 21 июньдә Татарстанның 29 районында урманнарның дүртенче класслы янгын куркынычы саклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10