ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстанның Тәтеш районы Иваново Сабан туен уздыруда ярдәм күрсәтәчәк

21 июнь 2019, 14:23

Бәйрәмгә тәтешлеләр концерт программасы белән бара.
(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). 23 июнь көнне Иваново каласында узачак Сабан туен оештыруда Татарстанның Тәтеш районы ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Иваново татар яшьләренең "Нур" оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәм "Сабан бәйрәме" авыл Сабан туе күренеше белән башланып китәчәк. Аннан җирле татарлар активистлары һәм Тәтеш үзешчәннәре концерт программасы тәкъдим ителә. 
 
Шулай ук уеннар, бәйгеләр, фотога төшү зонасы әзерләнә. 
 
Сабан туенда милли көрәштә көч сынарга, татар теле курсларына язылырга, татар милли ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак, диелә хәбәрдә. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10