ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Дәүләт Думасы хаҗ кылу турында закон кабул итте

21 июнь 2019, 11:51 , Фото: архив

Дәүләт Думасы хаҗ кылу турында закон кабул итте Яңа закон хаҗ кылучыларның хокукларын якларга ярдәм итәчәк.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы хаҗ кылуның статусы һәм аның туризм өлкәсеннән аерылып торуы турындагы законны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

Документта хаҗ кылучының билгеләмәсе язылган. Ул дини урыннарда булу һәм тиешле йолаларны башкару максаты белән сәяхәт кылучы кеше булып санала.

Закон хаҗ кылуны, дин тотучыларны изге җирләргә алып баруны әзерләү һәм оештыру белән шөгыльләнә торган дини оешмалар эшчәнлегенә кертергә тәкъдим итә. Моннан тыш, ул түләүле һәм түләүсез нигездә хаҗ кылу эшчәнлеген алып баруның тулы хокукын әлеге оешмаларга тапшыруны да күздә тота.

Инициатива авторлары фикеренчә, закон кабул итү хаҗ кылу урыннарына барганда дин тотучыларның хокукларын яклаячак. Шулай ук аларны әлеге сәяхәтләрне оештыручылар арасында очрый торган намуссыз оешмалардан саклаячак, дип яза “Мәскәү” шәһәр яңалыклары агентлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10