ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Шагыйрә Наилә Ахунова юбилее уңаеннан Арчада Ахуновлар әдәби экскурсиясе үткән

20 июнь 2019, 20:31 , Фото: Илья Чирков

Шагыйрә Наилә Ахунова юбилее уңаеннан Арчада Ахуновлар әдәби экскурсиясе үткән Шушы көннәрдә Боратынский музеенда да М.Горький һәм С.Сөләйманова әдәби премияләре лауреаты Наилә Ахунованың 60 яшьлек юбилее узды.

(Арча, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Арчада шагыйрә Наилә Ахунованың юбилее уңаеннан «Ахуновлар» әдәби экскурсиясе үткәрелгән. Бу хакта шагыйрә үзе хәбәр итә.

«Без «Ахун чишмәсе»нә бардык, Арчаның татар зиратында туганнарыбыз каберләренә чәчәкләр салдык, «Казан арты» музей-этнография берләшмәсе музейларында булдык. Арчаның Язучылар аллеясеннән үттек, әтием укыган Казанбаш мәктәбенә бардык. Арча үзәк китапханәсендә очрашу оештырылды», - диде Наилә Ахунова.

Күренекле татар язучысы Гариф Ахуновның туган ягына аның кызы Наилә Ахунова, кияве Борис Вайнер һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт кайткан. Кунакларны Арчаның мәдәният бүлеге мөдире Рамил Мөхетдинов каршылап озатып йөргән.

«Әтием укыган Казанбаш мәктәбендә безне бик җылы каршыладылар. Мәктәп китапханәсенә үзебезнең китапларыбызны бүләк иттек. Ә Без «Казан арты» музей берләшмәсенә әтинең 60 яшьлегенә татар рәссамы Мәхмүт Усманов бүләк иткән “Чәчәкле натюрморт. Хризантемалар” картинасын бүләк иттек», - ди Наилә Ахунова.

Ул Ахуновларның арчалыларга бик рәхмәтле булуын, аларның язучы истәлеген кадерләп саклавын әйтте.

  • Шушы көннәрдә Боратынский музеенда М.Горький һәм С.Сөләйманова әдәби премияләре лауреаты Наилә Ахунованың 60 яшьлек юбилее узды. Шагыйрә рәсми котлаулар һәм үз иҗатын яратучыларның тәбрикләүләрен кабул итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10