ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Кыргызстандагы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге 30 еллыгын билгеләп үтә

20 июнь 2019, 19:34

«Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Кыргызстандагы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге 30 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • «Туган тел» — Кыргызстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе — Гөлсинә Үлмәсколова. Ул оешма белән 1998 нче елдан бирле җитәкчелек итә.

«Туган тел» үзәген юбилейлары белән Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразиев котлады. «Сез иң актив оешмаларның берсе. Биредә яшьләр дә, эшмәкәрләр дә актив. Башка милләттәшләребезгә үрнәк итеп куярлык», - дип белдерде.

Бәйрәм уңаеннан Васил Шәйхразиев актив милләттәшләребезгә рәхмәт хатларын һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәгенең җитәкчесе Гөлсинә Үлмәсколова Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Тантаналы чарада Кыргызстан Президенты Аппараты һәм ведомстволар вәкилләре, республика төбәкләрендәге татар-башкорт, шулай ук башка милләт оешмалары җитәкчеләре дә катнашты. Алар «Туган тел»не юбилее белән котлый. Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, юбилей кичәсе иҗат коллективлары концерты белән дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10