ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Спорт

Миңнеханов Бердыевка яшүсмерләр футбол академиясен оештырырга тәкъдим итте

20 июнь 2019, 19:17 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Бердыевка яшүсмерләр футбол академиясен оештырырга тәкъдим итте Яңа академиянең филиаллары республиканың барлык төп шәһәрләрендә дә барлыкка килергә тиеш.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Рубин» клубының элеккеге баш тренерына төбәкнең барлык төп шәһәрләрендә филиаллар булган республика балалар-яшүсмерләр футбол академиясен төзергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыру-хокукый форма һәм кече яшьтән футболчылар әзерләү системасын булдыру өчен кирәкле булган базаны якын арада атаклы белгеч белән бергә Татарстан спорт Министрлыгы эшләп чыгарачак.

Встреча с Курбаном Бекиевичем Бердыевым

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика яшь футболчылар өчен Татарстанның дүрт шәһәрендә биш җиңел күнегүләр манежын төзиячәк. Казанда ике яңа спорт объекты барлыкка киләчәк, калганнары Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә төзеләчәк.

Татарстан Президенты тренерга яңа кызыклы эштә уңышлар теләде һәм яңа академиянең Татарстан яшь футболчыларын сыйфатлы башка дәрәҗәгә чыгарачагына ышаныч белдерде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Корбан Бердыевка республика футболы хакына күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россиядә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән исемле кийлар тапшырды.

Встреча с Курбаном Бекиевичем Бердыевым

  • Корбан Бердыев июнь башында «Рубин»ның баш тренеры вазифасыннан китте. Команданың остазы вазифаларын «Рубин»ның элеккеге уенчысы Роман Шаронов башкара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10