ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

ОСАГО булмаган өчен штраф күләме артачак

20 июнь 2019, 17:48

ОСАГО полисы булу турындагы таләпләрне кабат бозган өчен машина йөртүчеләрне хокукларыннан мәхрүм итә башларга мөмкиннәр.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ").  ОСАГО полисы булу турындагы таләпләрне кабат бозган өчен машина йөртүчеләрне 5 мең сумга штрафка тартырга яки хокукларыннан мәхрүм итә башларга мөмкиннәр. Бу хакта закон проекты Дәүләт Думасына кертелде дип яза "Российская газета".

  • Хәзер штраф 800 сум тәшкил итә һәм беренче егерме көн дәвамында түләгәндә икеләтә кимергә мөмкин.

Закон проектында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм итү тәкъдим ителә, дип күрсәтелә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10