ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр саны кимегән

20 июнь 2019, 17:08 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр саны кимегән Июнь башына республикада 1,2 меңнән артык гаилә имин булмаган гаилә буларак исәпкә куелган, аларда якынча 2,5 мең бала бар.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр санының кимү тенденциясе күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге директоры Марина Горшунова сөйләде.

«1 июньгә ведомствоара исәптә 1250 имин булмаган гаилә тора, аларда 2 мең 542 балигъ булмаган бала яши. Республика буенча социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны кимү тенденциясе бар», – дип аңлатты төбәк Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле.

Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская, үз чиратында, социаль куркыныч хәлдә булган өлкән яшьтәге кешеләр турында мәгълүматлар банкы оештырылуын билгеләп үтте.

  • Иртәгә, 21 июньдә, Татарстанда имин булмаган гаиләләр өчен кайнар элемтә эшләячәк. Кайнар элемтә телефоны - 8 (843) 236-00-71. Шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10