ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә балалар өчен түләүсез курслар ачылды

20 июнь 2019, 15:56

Беренче сменада кызлар, икенчесендә ир-атлар булачак.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете карамагында быел да балалар өчен җәйге түләүсез курслар эшли башлады. Анда көн саен йөрүче сабыйлар ислам дине нигезләрен һәм изге Коръәни-Кәрим китабын укырга өйрәнәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

«Курсларга үз мәхәлләбез кешеләренең балалары һәм оныклары йөри. Беренче сменага кыз балалар килделәр, ә икенче сменага ир балаларны көтеп калабыз. Алар дәресләрдә гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнү белән генә чикләнмичә, динебез, шәригать кануннары, әхлак кагыйдәләре белән таныштыруга юнәлдерелгән төрле конкурслар һәм викториналарда да бик теләп катнашалар», - ди Үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10