ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиялеләрнең яртысыннан артыгы 2019 елның җәендә ялга китмәячәк

20 июнь 2019, 15:30

Сәбәпләр арасында күптән түгел эшкә урнашу һәм финанс мөмкинлекләре булмау бар.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең 52 проценты 2019 елның җәендә ялга китмәячәк. Биредә сәбәп булып, аларның өчтән беренең (32 процент) күптән түгел эшкә урнашуы, 15 процентының финанс мөмкинлекләре булмау тора. Работа.ру эш эзләү буенча сервис сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Россиялеләрнең күпчелеге (52 процент) бу җәйдә ялга бармаячак. Сораштырылучыларның яртысыннан азы (48 процент) агымдагы җәйге чорда ял итәргә ниятли. Беренче сорауга җавап биргән респондентларның күпчелеге (32 процент) бу җәйдә ялга китмәү турында карар кабул иткән, чөнки күптән түгел генә яңа эшкә урнашканнар.

Россиялеләрнең 15 проценты ялга чыкмаячак, чөнки финанс мөмкинлекләренә ия түгел», - дип билгеләп үтелә тикшеренү нәтиҗәләрендә. Моннан тыш, сораштырылучыларның тагын 14 проценты җәй көнге эшләрен калдыру мөмкинлеге булмау сәбәпле ялга китмәвен белдергән. Шул ук вакытта һәр унынчы кеше отпуск аркасында хезмәт хакын югалтырга теләмәвен белдергән.

Сораштырылучыларның 7 проценты ял урынына компенсация алырга исәпли, 6 проценты ял вакытында үзенә алмаш таба алмый, ә 3 проценты үз компанияләрендә ялга китү булмау хакында хәбәр итә. Һәр җиденче (13 процент) башка сәбәпләрне атады, шул исәптән - җәйге вакытта ял итәргә теләмәү, эштә уңайсыз отпусклар графигы булу яки эш бирүчеләрне җәй көне ялларга җибәрергә теләмәүләре.

Респондентларның өчтән бер өлеше (37 процент) ярты елдан артык ялда булмавын белдергән. Моннан алты ай элек сораштырылучыларның 27 проценты эштән ял иткән. Бер елдан артык отпускта россиялеләрнең 16 проценты булмаган, ә респондентларның 9 проценты биш елдан артык ял итмәгән.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның күпчелеге (52 процент) ел саен отпускка игътибар итәргә әзер түгел, сораштырылучыларның 23 проценты  бер елдан ике елга кадәр ял итмичә эшләргә әзер. Ике елдан өч елга кадәр 11 проценты ялларын корбан итәргә мөмкин. Россиянең һәр унынчы кешесе ялга биш елдан артык китмәскә әзер булуын белдергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10