ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сахалин өлкә Сабан туенда меценат Дамир Ситдыйков истәлегенә футбол турниры уза

20 июнь 2019, 15:33

Сабан туенда кунаклар өчен берничә мәйданчык эшләячәк.
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). 29 июнь көнне Көньяк Сахалинск шәһәрендә узачак Сабан туенда Дамир Ситдыйков истәлегенә мини-футбол буенча турнир оештырылачак. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
 
Милли бәйрәм Ю.Гагарин исемендәге паркта үтәчәк. Анда җирле иҗат коллективларыннан тыш, Татарстаннан танылган артистлар катнашуы да планлаштырыла. 
 
Өлкә Сабан туенда кунаклар өчен берничә мәйданчык эшләячәк. Биредә сату-алу нокталары, милли аш-су һәм кул эшләнмәләре ярминкәләрен күрергә мөмкин булыр дип көтелә. Шулай ук спорт яратучылар өчен мини-футбол буенча турнир уздыру күздә тотыла. Ул Дамир Заһит улы Ситдыйков истәлегенә багышланачак. 
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10