ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә җылылык бәяләрен кире санарга җыеналар

20 июнь 2019, 15:01

Яңа норматив кертелгән очракта, ул йортларның ничә катлы булуына бәйле булачак.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Киләсе елга кадәр Россиядә җылылыкка нормативны үзгәртергә мөмкиннәр. Бу йортларның ничә катлы булуына бәйле булачак. Бу хакта Энергетика буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Борис Гладкихка сылтама белән “Парламентская газета” хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, әлеге яңалык керсә, беренче һәм дүртенче катларда яшәүчеләр өчен түләүләр шактый артырга мөмкин.

Ул нормативның 2016 елда ук кертелергә тиеш булуын да әйтте. Әмма төзелеш министрлыгы срокны дүрт елга күчергән.

Борис Гладких яңа норматив кертү буенча вәкаләтләрне төбәк хакимиятләренә тапшырырга кирәк, дигән фикерне әйтте. Алар үзгәреш кертүнең никадәр файдалы булуын хәл итәргә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10