ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

YouTube балалар өчен аерым сервис булдыруны планлаштыра

20 июнь 2019, 14:28

Компаниянең рәсми вәкиле сүзләренчә, YouTube видеоларның, шул исәптән балалар өчен булган роликларның сыйфатын яхшырту турында уйлана.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). YouTube видеохостингы балалар өчен аерым YouTube Kids сервисы булдырырга җыена. Бу балигъ булмаган балаларны тиешсез видеоязмалардан саклау өчен эшләнә. Бу хакта The Wall Street Journal басмасына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, компания җитәкчелеге балаларның еш кына шикле эчтәлектәге мәгълүмат алуы турындагы фикер белән килешә. Әмма алар өчен аерым сервис булдыру идеясе шактый куркыныч кебек тоела.

“Бу балалар өчен булган видеоларның реклама индустриясендә миллион долларлар китерүе белән бәйле”, - диелгән хәбәрдә.

Икенче вариант “балалар режимында” караганда бер видеоны карап бетергәч, икенчесен автомат рәвештә кушу функциясен аерып кую. Хәзерге вакытта бер язманы карагач, автомат рәвештә икенчесе кушыла.

Компаниянең рәсми вәкиле сүзләренчә, YouTube видеоларның, шул исәптән балалар өчен булган роликларның сыйфатын яхшырту турында уйлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10