ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда WorldSkills 2019 чемпионатына юлларны 2,6 млрд сумга төзекләндерәчәкләр

20 июнь 2019, 14:03 , Фото: Владимир Васильев

Казанда WorldSkills 2019 чемпионатына юлларны 2,6 млрд сумга төзекләндерәчәкләр WorldSkillsка әзерләнү барышында 131 объект норматив хәлгә китереләчәк.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына кадәр катнашучылар һәм кунакларның төп маршрутларына кергән юлларны һәм мәгариф оешмалары мәйданындагы тыкрыкларны төзекләндерү планлаштырыла. 131 объектта 2,6 млрд сумлык эш башкарылачак. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйтте.

“Татарстан өченче ел рәттән “Имин һәм сыйфатлы юллар” федераль проектында катнаша. Быел “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектына Түбән Кама агломерациясе буенча эшләр кергән. Шулай ук Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты узачак, шуңа күрә төзекләндерү эшләре өчен өстәмә 2,6 млрд сум бүлеп бирелгән. WorldSkillsка әзерләнү буенча 131 объект норматив хәлгә китереләчәк”, - диде министр урынбасары.

Артем Чукин әйтүенчә, кварталлар эчендәге, шулай ук мәгариф оешмаларына килү юлларын һәм клиент төркемнәре узачак маршрутка кергән юлларны төзекләндерү планлаштырыла.

81 объектта төзелеш-монтаж эшләренә керешкәннәр. Эшләрнең яртысыннан күбрәге – 50,5 проценты башкарылган.

  • WorldSkills Kazan 2019 ярышлары Татарстан башкаласында 22-27 август көннәрендә узачак. Ярышларда 67 илдән килгән 27 яшькә кадәрле 1,3 меңнән артык конкурсант катнашачак. Алар 56 компетенциядә үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10