ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

МЧС хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрү өчен 12 млрд сум бүлеп биреләчәк

20 июнь 2019, 13:08 , Фото: архив

МЧС хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрү өчен 12 млрд сум бүлеп биреләчәк Россия Президенты әйткәнчә, быел аларның хезмәт хакы якынча 24 меңгә кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 2019 һәм 2020 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен Россия бюджетыннан 12 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтәдә сөйләде.

“Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында вазгыять яхшылардан түгел. Соңгы берничә айда без министр Евгений Зиничев белән бу хакта күп тапкыр сөйләштек. Карар кабул ителде: быел МЧСка 4,3 млрд сум бүлеп бирәчәк, бу – хезмәткәрләргә хезмәт хакын 24 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

Россия Президенты киләсе елга министрлык хезмәткәрләренә тагын 8 млрд сум бүлеп биреләчәген әйтте. “Димәк, хезмәт хакы 32 мең сумга кадәр артырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Владимир Путин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10