ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт архивы Бөек Ватан сугышын игълан иткән уникаль документ тәкъдим итте

20 июнь 2019, 12:43 , Фото: Рамиль Гали

Дәүләт архивы Бөек Ватан сугышын игълан иткән уникаль документ тәкъдим итте Әлеге документ – 1941 елның 22 июнендә 18 сәгать 25 минутта алынган телеграмма.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Дәүләт архивы 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан журналистларны сугышка караган документлар, шул исәптән Бөек Ватан сугышы турында игълан иткән уникаль документ белән таныштырды. Документлар турында Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлеге башлыгы Гүзәл Фаезова сөйләде.

Уникаль документлар арасында түбәндәгеләр: СССР оборонасының халык комиссары, Советлар Союзы маршалы Семён Тимошенконың фронтка мобилизацияләнүнең беренче көне турында игълан иткән телеграммасы, митинглар резолюцияләре, Кызыл Армия рәтләренә басарга теләүче гражданнарның гаризалары, халыктан Кызыл Армия өчен диелгән җылы киемнәрне кабул итү буенча күрсәтмә, шул киемнәрнең номенклатурасы һ.б.

Документлар арасында 1941 елның 22 июнендә 18 сәгать 25 минутта алынган телеграмма да бар. СССР Югары Советының Президиумы мобилизацияләү, 23 июнь көнен мобилизацияләүнең беренче көне турында игълан иткән. Телеграмма – Тимошенкодан. Әлеге телеграмма белән 23 июнь көнне гомум мобилизацияләү игълан ителгән.

Халыктан Кызыл Армия өчен кабул ителгән киемнәрнең номенклатурасында кешеләр тапшыручы киемнәрнең нинди булырга тиешлекләре сантиметрлап язылган. Мәсәлән, җылы оекбашлар – эз озынлыгы кимендә 25 сантиметр, шинельләр – кимендә 106 сантиметр, бияләйләр һәм бишбармакчалар – озынлыгы кимендә 27 сантиметр, киңлеге – 10 сантиметр һ.б.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10