ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Владимир Путин белән туры элемтә башланды

20 июнь 2019, 12:08 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Владимир Путин белән туры элемтә башланды Ул Мәскәүнең Кунак сарае - Гостиный дворда уза.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башланды. Путин ил халкы белән шушындый форматта унҗиденче тапкыр очраша. Туры элемтәне "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "НТВ", "ОТР", "МИР", "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия радиосы" телеканаллары туры эфирда күрсәтә.

Туры элемтәгә миллион ярымнан артык сорау килгән. Сорау һәм мөрәҗәгатьләрне кабул итү туры элемтә вакытында да дәвам итә.

  • "Владимир Путин белән туры элемтә" - ел саен үткәрелә торган телекүпер. Аның барышында Президент гражданнарның сорауларына җавап бирә. Быел әлеге чара унҗиденче тапкыр узачак.
  • Беренче эфир 2001 елның декабрендә булган, ул 2 сәгать 20 минут дәвам иткән. Алга таба уртача чараның дәвамлылыгы 3-4 сәгатькә кадәр артты.
  • Узган елгы туры элемтә 4 сәгать 20 минут булды, Путин 73 сорауга җавап бирде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10