ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Үзбәкстан укучылары Казанда рус теленнән халыкара олимпиадада призер булды

20 июнь 2019, 11:29 , Фото: prtuz.tatarstan.ru

Үзбәкстан укучылары Казанда рус теленнән халыкара олимпиадада призер булды Призерларга Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановтан медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Үзбәкстан укучылары Казанда узган рус теленнән Халыкара олимпиада призерлары булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Олимпиада ике турда булган. Сайлап алу туры Казан Федераль университетының "Студент булам!” социаль-мәгариф челтәрендә онлайн тест режимында оештырылган. Төп тур Казанда булган. Самолетта очып килү, яшәү һәм туклану буенча чыгымнар оештыручы – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хисабына булган.

Онлайн-тестта Үзбәкстан Республикасының урта белем бирү мәктәпләреннән, академия лицейларыннан һәм профильле көллиятләреннән йөзләгән укучы катнашкан. Онлайн тест нәтиҗәләре буенча, төп турда Үзбәкстанны Харәзем өлкәсенең Үргәнеч төзелеш һөнәри көллиятеннән Б.А. Эгамберганов һәм Бохара өлкәсе Бохара шәһәренең 21 нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары В.З. Шәрәпова һәм А.З. Шәрәпова тәкъдим иткән.

Олимпиадада катнашучылар өчен Казанның Иске татар бистәсенә, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм музей тыюлыгына, Татарстанның Милли музеена, “Зөя утрау-шәһәре” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеена тематик экскурсияләр оештырылган. Шулай ук Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Таганок” спектале дә күрсәтелгән.

6 июньдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә туган телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы булды. Ул Рус теле көнен уздыру кысаларында үтте.

“Яңгырашлы сүз” номинациясендә Үргәнечтән Б.А. Эгамберганов призер булды. “Белем һәм иҗат” номинациясендә Бохарадан апалы-сеңелле - В.З. Шәрәпова һәм А.З. Шәрәпова призер дип табылды. Аларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановтан медальләр һәм дипломнар тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10