ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан экспортерлары өчен эшлекле этикет буенча кулланма эшләнде

20 июнь 2019, 10:14

Төркия Республикасы, Иран Республикасы, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр базарларында эшләү буенча киңәшләрне Президент Аппараты эшләгән.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Татарстан экспортерлары өчен халыкара беркетмә һәм эшлекле этикет буенча кулланма эшләнде. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы экспортерлары өчен эшлекле этикет буенча навигаторны республика Президенты Аппараты эшләгән. Ул шулай ук халыкара һәм тышкы икътисади эшчәнлекне үстерү белән шөгыльләнүчеләр, шул исәптән экспортка чыгарга ниятләгән эшкуарлар өчен дә файдалы булачак, диелә бу хәбәрдә.

Авторлар Төркия Республикасы, Иран Республикасы, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр базарларында эшләү буенча киңәшләр бирә, чөнки әлеге илләр белән Татарстан Республикасының күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре булдырылган. Илләр исемлеге киңәйтеләчәк.

Кулланмада сәламләү һәм мөрәҗәгать итү вариантлары, аралашу өчен рөхсәт ителгән темалар, сөйләшүләр алып бару кагыйдәләре, вербаль һәм вербаль булмаган аралашу чаралары турында белергә була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10