ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтлеләр үз балаларына Радомир, Тамерлан һәм Дамиан дигән исемнәр кушкан

20 июнь 2019, 05:00 , Фото: архив/Султан Исхаков

Әлмәтлеләр үз балаларына Радомир, Тамерлан һәм Дамиан дигән исемнәр кушкан Узган атнада Әлмәттә 42 бала туган.

(Әлмәт, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләр үз балаларына Радомир, Тамерлан һәм Дамиан дигән сирәк очрый торган исемнәр кушкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Узган атнада Әлмәттә 42 бала туган. 24 малай һәм 18 кыз бала дөньяга аваз салган. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 1375 һәм 4495 грамм.

Балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары - Артур, Әмир, Артем, София, Әминә, Юлия.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10