ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның яңа зоопаркында ресторан, ана һәм бала бүлмәсе, сувенир кибете ачылачак

19 июнь 2019, 18:46 , Фото: Владимир Васильев

Казанның яңа зоопаркында ресторан, ана һәм бала бүлмәсе, сувенир кибете ачылачак Казан зоопаркының яңа өлешендә нәниләр өчен уен мәйданчыклары төзекләндереләчәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан зоопаркының «Замбези елгасы» яңа өлешендә җәмәгать киңлекләре оештырылачак. Килүчеләр өчен кафе һәм ресторан, сувенир кибете һәм башка бик күп нәрсәләр ачылачак. Бу хакта бүген журналистларга Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

«Биредә иҗтимагый киңлекләр булачак: балалар өчен мәйданчык, ана һәм бала почмагы, анда сабыйның памперсын алмаштырып булачак, шулай ук ризыкны җылытырга һәм баланы ашатырга мөмкин булачак. Бездә кечкенә амбулатория эшләячәк. Әгәр берәр бала җәрәхәтләнә икән, аңа бәйләвеч ясарга мөмкин булачак», - дип сөйләде ул.

«Замбези елгасы» территориясендә шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәдрәф тә каралган. Моннан тыш, пандуслар һәм Брайль шрифтында язылган элмә такталар урнаштырылачак. Кечкенә кунаклар һәм аларның әти-әниләре өчен уен мәйданчыклары, кафе һәм ачык күзәтү мәйданчыгы булган рестораннар, сувенир кибете ачылачак.

Казан зооботаника бакчасын яңарту һәм киңәйтү проектының беренче чиратын төзү 2015 елдан бирле алып барыла. «Замбези елгасы» исемен алган яңа территория Кабан күле ярында 6,7 га мәйданда урнашачак. Биредә эре экзотик хайваннар – фил, жираф, мөгезборын, горилла һәм шимпанзе маймыллары яшәячәк. Африка экспозициясенә барлыгы 34 төр хайван керәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10