ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бөтендөнья Ислам лигасы конференциясендә Мәккә декларациясе кабул ителде

19 июнь 2019, 21:20 , Фото: dumrt.ru

Бөтендөнья Ислам лигасы конференциясендә Мәккә декларациясе кабул ителде "Цивилизацион диалог – үзара аңлашу нокталарын табу һәм яшәү кыенлыкларын бергә җиңеп чыгу өчен иң яхшы ысул", - диелгән документта.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). 27-29 май көннәрендә Мәккәдә узган «Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре» халыкара конференциясендә катнашкан дин галимнәре тарафыннан Мәккә декларациясе кабул ителде. Фәнни-гамәли форум эшендә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ислам өммәтенең әйдәп баручы галимнәре, күренекле мөфтиләр катнашында кабул ителгән декларациядә аның "Мәңгелек Пәйгамбәрлек декларациясе принципларыннан башлангыч алган рухи юл күрсәтүче" булуы билгеләп үтелә.

Шулай ук катнашучылар әлеге тарихи документтагы түбәндәге төп принципларны раслады: кешеләрнең бердәм килеп чыгышы һәм тигезлеге, расистлык чагылышларын кабул итмәү, җәмгыятьтә дини һәм мәдәни күптөрлелек булу, барлык илаһи диннәрнең бердәм килеп чыгышы һәм динне аның тарафдары булган теге яки бу кешенең хаталы сәяси практикасы белән бәйләргә ярамавы турында.

"Цивилизацион диалог – башкалар белән дөрес аңлашуга ирешү, үзара аңлашу нокталарын табу һәм яшәү кыенлыкларын бергә җиңеп чыгу өчен иң яхшы ысул", - диелә документта һәм кешеләрнең һәм цивилизацияләрнең бер-берсен юк итүенә юл куймауда уңышлы хезмттәшлек итү өчен халыкара альянс булдыру зарурияте ассызыклана.

Декларациядә терроризм, гаделсезлек һәм кимсетү, исламофобия феномены белән көрәшкә, Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге булган әйләнә-тирә табигатьне саклауга, социаль эшчәнлекне хуплауга, ислам мәгариф системасын үстерү, Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән чикләрне бозмый торган кысаларда хатын-кыз хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә аерым игътибар бирелә.

Документ ахырында барлык катнашучылар форумны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдул Азиз Әл Саудка рәхмәт җиткерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10