ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда беренче тапкыр милли костюмнар фестивале узачак

19 июнь 2019, 17:38 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда беренче тапкыр милли костюмнар фестивале узачак Татарстан башкаласында 115 милләт яши.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Александр Давыдова). Казанда милли киемнәр фестивален үткәрергә планлаштыралар. Чара август яки сентябрь айларында HoReCa Club белем бирү форумында узачак. Бу турыда Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова әйтеп үтте.

«Август ахыры-сентябрь башында без яңа чара — милли костюмнар фестивален планлаштырабыз. Без карнавал формасында, парад формасында төрле милләт вәкилләренең йөрешен оештырырга телибез», — дип сөйләде спикер һәм хәзерге вакытта Татарстанда 115 милләт вәкиле яши дип өстәде.

Ул шулай ук фестиваль кысаларында концерт программасы, төрле халыкларның модасына багышланган фильмнар күрсәтү, шәһәр паркларында һәм скверларында төрле активлыклар оештырылуын билгеләп үтте. Шулай ук планда милли ашларны татып карау да бар.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 13 июльдә Казан биналарының фасадлары буенча акробатлар йөрүен хәбәр иткән иде. Чара 19 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара йөрү көненә багышланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10